Кытай компанияләре Россиядә тулы кыйммәтле эшчәнлекләрен яңартып җибәрергә ниятли

Кытайның Honor һәм Xiaomi компанияләре Россиядәге офисларына хезмәткәрләр җыя башлаган. Бу хакта “Известия” кадрлар агентлыгы сайтларындагы мәгълүматларга таянып яза.

Кытай җитештерүчеләре аларда логистика, сату, массакүләм мәгълүмат чараларына һәм блогерларга реклама сату турында тәкъдимнәр урнаштырган. Беренче тапкыр мондый тәкъдимнәр сервисларда 30 декабрьдә пәйда булган.

“Корпорациянең икесе дә безнең базар өчен байтак продукция җитештерә. Аны сату өчен кешеләр кирәк. Россиядә актив төстә хезмәткәрләр җыю шуңа бәйле”, – дип аңлаткан басмага бер белгеч.
Белгечләр арасында, хезмәткәрләр җыю компанияләрнең Россия базарына тулы кыйммәтле кайту планнары турында сөйли, дип раслаучылар да күп.

Исегезгә төшерәбез: Honor узган елның июнендә, санкциягә эләгүдән куркып, Россиягә үз продукциясен рәсми төстә җибәрүне туктатып торды һәм параллель импортка күчте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре