Сентябрь аеннан Кытай машиналары кимендә 10 процентка кыйммәтләнәчәк. Сәбәбе – Россия белән Кытай арасындагы банк хисапларына бәйле кыенлыклар. Бу хакта “Известия” “Россия автомобиль дилерлары” ассоциациясе мәгълүматларына таянып яза.
Ассоциация вәкилләре әйтүенчә, җәен түләүләргә бәйле вазгыять тагын да киеренкеләнгән: Кытайның зур банклары, санкцияләр янау сәәпле, Россиядән җибәрелгән түләүләрне тоткарлый. Хәзерге вакытта Россия белән Кытай арасындагы түләүләр ике айга сузыла. Бу проблема хәл ителмәсә, утильләштерү җыемы үскән бер мәлдә, бәяләр янә артачак.
Белгечләр сүзләренә караганда, автокредитларның кыйммәтләнүе (30-40%) дә машина бәясе үсүгә китерәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез