«Партнерлар безгә россиялеләр өчен визасыз режимны тагын бер елга озайтырга әзер булулары турында хәбәр итте», – дип белдерәләр Россия тышкы сәясәт ведомствосында.
Визасыз сынау режимы 2025 елның 15 сентябрендә кертелде һәм 2026 елның 14 сентябренә кадәр гамәлдә булачак. Россиянең теләсә кайсы гражданины, үзе белән бары тик чит ил паспорты гына алып, Кытайга 30 көнгә бара ала. Җавап итеп Россия дәүләт башлыгы Владимир Путин карары буенча КХР гражданнары өчен 2025 елның 1 декабреннән визасыз режим кертелде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез