Газетага язылу

Кытайда КФУ филиалы пәйда булырга мөмкин

Кытайның Хайнань провинциясендә Казан (Идел буе) федераль университеты филиалы ачылырга мөмкин. Кытай Коммунистлар партиясенең Дунфан шәһәре муниципаль комитеты секретаре Ли Айхуа шундый тәкъдим белән чыккан. Бу хакта вуз ректорының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген Казан федераль университетының чит илләрдә – Мисыр һәм Үзбәкстанда ике филиалы эшләп килә. КФУ ректоры Ленар Сафин әйтүенчә, югары уку йорты читилләрдә яңа филиалларын ачу белән кызыксына. Аның сүзләренә караганда, Кытайда филиал булдыру мәсьәләсен, шулай ук оештыру, финанс һәм юридик ягын җентекләп карарга кирәк. Ли Айхуа Кытайда КФУ филиалын ачуга төрле яклап ярдәм итәргә әзер булуы турында белдергән. «Гомумән алганда, Кытай законнары чит ил вузлары филиалларын ачу мөмкинлеге бирми, фәкать уртак мәгариф проектларын гына рөхсәт итә. Әмма кайбер очракларда филиалны ачарга була. Мәсәлән, ирекле сәүдә зонасы һәм порты буларак игълан ителгән Хайнань провинциясе моны рөхсәт итә», – дип билгеләп үтелгән КФУ ректорының матбугат хезмәте хәбәрендә. Бүген Казан федераль университетында Кытайдан 2 меңләп студент белем ала.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре