Киләсе атнада Кытайда узачак Азия-Тын океан икътисади хезмәттәшлеге (АТЭС) саммиты кысаларында Россия, АКШ һәм Кытай лидерлары Владимир Путин, Дональд Трамп һәм Си Цзиньпин очрашуы көтелә. Бу хакта CNN телеканалы Ак йорт вәкиле Оливия Уэйлска сылтама белән хәбәр итә.
Әлеге очрашу өч ил җитәкчеләренең тарихта беренче тапкыр өчьяклы форматта сөйләшүе булырга мөмкин. Якларның атом-төш коралын таратмау, Якын Көнчыгыштагы кризис һәм Иран мәсьәләләрен күтәрүе ихтимал.
Шул ук вакытта Вашингтон сөйләшүләр нәтиҗәсендә нинди дә булса килешүгә ирешүгә өмет багламый. Бу хакта CNNга югары дәрәҗәдәге Америка түрәсе белдергән.
Әлегә Мәскәү һәм Пекин саммитта катнашуларын рәсми рәвештә расламаган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез