Кытайның Россиядәге илчесе: "Татарстан Кытай өчен көннән-көн кызыклырак төбәккә әверелеп бара"

Татарстан Кытай предприятиеләре өчен көннән-көн кызыклырак төбәккә әверелеп бара. "РОСТКИ" халыкара форумының пленар утырышыннан соң Кытай Халык Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Чжан Ханьхуэй шундый фикер белән уртаклашты.

"Татарстан Кытай эшмәкәрләрен көннән-көн җәлеп итә. Биредә бик күп төрле чаралар үткәрелә, элемтәләрне җайга салу өчен мөһим мәйданнар булдырыла. Республика Кытай белән Россиянең төбәкара хезмәттәшлеге үрнәге булырга мөмкин. Татарстанда инвестицияләр өчен шартлар бик яхшы", - дип белдерде ул.

Чжан Ханьхуэй фикеренчә, "РОСТКИ" форумы Россия төбәкләре һәм Кытай провинцияләре арасында элемтәләр урнаштыруның мөһим өлешенә әверелде. "Аңа бик күп кунаклар килгән, элемтәләр белән алмашканнар һәм үз продукцияләрен тәкъдим иткәннәр", - дип өстәде Чжан Ханьхуэй.

Кытайның Россиядәге илчесе Татарстанда Кытай инвестицияләренә ярдәм итү үзәге ачылуын да искә алды. "Бу республиканың безнең илләр арасындагы хезмәттәшлекне җайга салуда әһәмиятлерәк төбәккә әверелүе турында сөйли", - диде ул.

Аның сүзләренә караганда, быел форумда цемент, экскаваторлар һәм инженер техникасы җитештерүче компанияләр арасында килешүләр төзелгән инде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре