Саксызлык белән үлемгә китерү статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.
Тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча, кыз 23 гыйнварда Березовка бистәсендә Совхозная урамындагы йортлары янәшәсендә уйнаган. Бала зур кар өемендә «җир асты юлын» казыган. Шулчак карның өске өлеше кызчыкның өстенә җимерелеп төшкән. Бала кар эченнән чыга алмыйча һәлак булган.
Тикшерүчеләр фаҗига булган урында эшли. Килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре уздырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез