Мондый хәлнең Татарстанда 50 ел күзәтелгәне булмаган.Соңгы кошчыклар 1974 елда туа. Күптән түгел 2 лачын баласы дөньяга килгән.
Лачын-балобаннарны үрчетү проекты 2023 елда Татарстанның Экология һәм табигать министрлыгы тәкьдиме белән тормышка ашырыла башлады.
Ике ел эчендә Кама Тамагын районына 16 кош җибәрелгән. Шулай ук Казан зообакчасында 4 кош яши. Шулардан ике кош туган.

-Югалып баручы кошларның бала чыгару-зур уңыш. Бу экологлар, җитәкчеләр, фән эшлеклеләре, бизнес вәкилләренең берләшеп эшләү нәтиҗәсе. Без әлеге кошларны саклап калачакбыз,- ди Татарстанның Экология һәм табигать министры урынбасары Ольга Манидичева.
Лачыннарны саклау быел да дәвам итәчәк. "Экологик иминлек" илкүләм проекты ярдәмендә Мәскәү питомнигындагы алты кошчыкны Татарстан урманнарына җибәрәчәкләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез