Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков шулай дип белдерде, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.
РФ Президенты Владимир Путинның матбугат секретаре дәүләт башлыгының сүзләренә сылтама ясады. Россия лидеры элегрәк белдергәнчә, Украина хакимияте, фронт линиясендә «көн саен» җирләрен югалтып, «хәзер террорчылык активлыгын арттырды».
«Шуңа күрә әлеге вазгыятьтә куркынычны киметү буенча барлык чаралар да күрелә», - дип искәртте Песков.
Шул ук вакытта, Кремль вәкиле узган ел «юбилей парадының киң формат белән» узуын билгеләп үтте, ә хәзерге дата, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы - юбилей датасы түгел. Шуның белән бергә ул «кыскартылган форматта булса да, парад барыбер узачак», дип ышандырды.
Кичә кич РФ Саклану министрлыгы Мәскәүдә 9 Май парады хәрби техника колоннасыннан башка гына узачак, шулай ук анда Суворов һәм Нахимов училищелары, кадет корпусларында тәрбияләнүчеләр катнашмаячак, дип белдергән иде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез