Татарстанның Лаеш районында "БМВ" һәм "Лада" бәрелешкән, һәлак булучылар да бар. Җитди юл-транспорт һәлакәте урыныннан видеоязма социаль челтәрләрдә барлыкка килде.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, авария Саескан Тавы ягына барган трассада була. "БМВ" белән "Лада Ларгус" капма-каршы бәрелешкән. Бәрелүдән "Лада Ларгус" юлдан кюветка чыгып оча, ә "БМВ" юлда аркылы туктап кала.
Шаһитлар мәгълүматларына караганда, авариядә, ким дигәндә, бер кеше үлгән. ЮТҺ шартлары билгеләнә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез