Лаеш районы хакимияте башлыгы СВО зонасына чиркәү төзү өчен төзелеш материаллары китергән

Лаеш районыннан махсус хәрби операция зонасына Луганск өлкәсендә блиндажда храм булдыру өчен төзелеш материаллары һәм эш кораллары китергәннәр. Район хакимияте башлыгы Илдус Зарипов хәрбиләргә чиркәү төзү өчен барлык кирәк-яракны тапшырган. Бу хакта “KazanFirst” яза.

Храм төзүне башлап йөрүче – Лаеш районыннан 2024 елда махсус хәрби операция зонасына киткән дин әһеле – иерей Ярослав Филиппов. Йөккә шулай ук биш хәрби часть өчен техника кергән. Болар – 4 квадрокоптер, “Булат” дрон детекторы, дизель генераторы, “Нива” автомобиле. Моннан тыш хәрбиләргә маскировка челтәрләре, юрганнар һәм тәм-томнар алып килгәннәр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре