Лаеш районы Сапуголи авылында IRBIS күпфункцияле автокомплекс пәйда булачак. Бу хакта “Ирбис” генераль директоры Ирек Вәлиев республика Инвестиция советы утырышында проектның Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хуплануыннан соң белдергән.
“Анда машиналар бик күп булыр дип уйлыйбыз. Тәүлегенә 2 меңнән артыграк чек булачагын планлаштырабыз”, – дип билгеләп үткән Вәлиев.
 Юл яны сервисы комплексына ягулык салу станциясе, кибет һәм кафе, кунакханәләр, супермаркет, шиномонтаж, йөк транспорты өчен парковка керәчәк. Проекткаа инвестиция күләме 967 миллион сум тәшкил итәчәк.
Ирек Вәлиев әйтүенчә, комплексны башта 2029 елда эшләтә башлау күздә тотылган. Әмма Рөстәм Миңнеханов төзелешне тизләтүне сораган. Шуңа күрә хәзер инде аны 2027 елда ук файдалануга тапшыру планлаштырыла.
Сүз уңаеннан, “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез