Лаеш районы махсус операция зонасына хәрбиләр өчен кабат гуманитар ярдәм партиясе җыеп озатты. Район башлыгы Илдус Зарипов җитәкчелегендәге делегация йөкне Луганск һәм Донецк Халык Республикаларына алып китте, дип яза Татар-информ.
«Безнең өчен сүз белән генә түгел, ә эш белән дә хәрбиләребезгә булышу мөһим. Бу ярдәм – районда яшәүче һәркемнең өлеше. Хәрбиләр өчен мондый ярдәмнең ничек мөһим булуын күрәбез, шуңа күрә кирәк әйберләрне җыеп илтүне дәвам итәчәкбез», – диде Илдус Зарипов.
Гуманитар ярдәм җыю Лаеш районының «Помощь СВОим» хәйрия фонды ярдәмендә оештырылган. Йөк составында – техника, җиһазлар, азык-төлек һәм төзелеш материаллары бар.
Хәрбиләргә өч «Нива» автомобиле, 7 квадрокоптер, мотоцикл, «Булат» дрон детекторы, 4 ноутбук, Starlink системасы, РЭБ җайланлмалары, профиль торбалар, профностил, такталар, генераторлар һәм кораллар илткәннәр.
Барлыгы өч тулы фура барган.
Җирле җитештерүчеләр посылкаларга күчтәнәчләр дә өстәгән: Лаеш азык-төлек комбинаты продукциясе, Сокуры авылында җитештерелгән чәй, үрдәк һәм мәчеттән өй чәкчәге. Мәктәпләр дә үз өлешләрен керткән – Комлы Кавал һәм Усады авылы укучылары фронт өчен үз посылкаларын җыйган.
Бу җибәрү район халкының хәрбиләргә сүз белән генә түгел, ә чын эш белән дә ярдәм итүен тагын бер дәлилләде.
Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.
Соңрак Татарстан Рәисе Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда да махсус операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм күрсәтү буенча бик зур эш башкарабыз. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барабыз. Халык та, компанияләр дә гуманитар ярдәм җыю буенча актив эшли: 4389 тонна йөк формалаштырылды һәм җибәрелде», – диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез