Газетага язылу

Лаеш районының Олы Кабан авылында капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ачылды

Лаеш районының Олы Кабан авылында капиталь ремонттан соң авыл мәдәният йорты ачылды. Яңартылган бинада район башлыгы Илдус Зарипов булды, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Олы Кабан авылы мәдәният йортын 2014 елда төзегәннәр. Тамаша залы 300 урынга исәпләнгән. Учреждение авыл кешеләрен җәлеп итә торган урыннарның берсенә әверелде. Биредә патриотик, гаилә һәм эстетик тәрбиягә юнәлдерелгән чаралар уздырыла, сәламәт яшәү рәвешен, Татарстан язучылары һәм шагыйрьләренең иҗатын популярлаштыралар.

Мәдәният йорты базасында 21 клуб оешмасы эшли. Аларда даими нигездә 231 кеше шөгыльләнә.

«Безгә авыл мәдәният йортының чын-чынлап уңайлы, заманча булуы бик мөһим. Шуңа күрә быел бина тулысынча яңартылды. Килүчеләр өчен уңайлырак һәм кызыклырак итеп ясалды», - диде ачылышта Илдус Зарипов.

Капиталь ремонт кысаларында фасад, түбә, тәрәзә һәм ишекләр яңартылган. Керү төркемнәрен ремонтлаганнар һәм пандуслар урнаштырганнар. Бинада интерьерлар һәм санузеллар тулысынча яңартылган, инженерлык челтәрләре — электр белән тәэмин итү, җылыту, вентиляция, су белән тәэмин итү һәм канализация алыштырылган.

Мәдәният йорты өчен шулай ук яңа җиһазлар һәм инвентарь сатып алганнар. Тирә-яктагы территорияне төзекләндерделәр.

Бәйрәм вакытында Илдус Зарипов авыл халкына Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы белән гамәлгә куелган Электрон мактау тактасы лауреатлары сертификатларын тапшырды.

Барысы Лаеш районыннан Электрон мактау тактасына 96 оешмадан 282 лауреат кертелгән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре