Лаеш районының татар теле укытучылары тәҗрибә уртаклашты

27 ноябрьдә Лаеш районы Рождествено урта гомуми белем мәктәбендә туган телләрне саклау максатыннан семинар үткәрелде.

"Комфортлы профессиональ мохит-педагогның уңышлы эшчәнлегенә мотивация факторы" темасына үткәрелгән әлеге семинарга районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары җыелды.  Мәктәп директоры Эльвира Зарипова милли йолаларны, гореф-гадәтләрне  саклауга зур игътибар бирә, әлеге чара да шул максаттан үткәрелде. Семинар барышында татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Галяува  ачык дәрес күрсәтте.


Семинар кысаларында "Милли Fashion” дефилесы үткәрелде. Балалар әти-әниләре белән бергә уникаль костюмнар әзерләгәннәр иде, алар үз образларын күрсәттеләр. Бу чара укытучылар арасында тәҗрибә һәм идеяләр алмашу  мөмкинлеге бирде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре