• Фото: Татар-информ

«Лагерьдан балабыз авырып кайтты, акчаны кайтаралармы?»

Баланы ике атнага җәйге лагерьга ялга җибәргән идек. Әмма, авырып китү сәбәпле, аны бер атнадан соң барып алдык. Лагерьда булмаган көннәр өчен юллама бәясен кире кайтарып буламы?

Дамир СӘЛӘХИЕВ.

Яшел Үзән

Альберт НУРИЕВ, юрист:

– «Кулланучылар хокукы турында»гы Закон нигезендә, ике арада килешү бар икән, сез балага тәкъдим ителгән хезмәтләрдән баш тарта аласыз. Әмма хезмәт күрсәтүченең ялны оештыруга тоткан чыгымнарыннан калган өлешен генә. Ягъни юллама бәясен көн санына бүлеп, лагерьда булмаган вакыт өчен әнә шул сумманы кире кайтарырга өмет итмәгез. Лагерьда ялны оештыруга алдан ук әзерләнәләр (азык-төлек, кирәкле инвентарьлар һ.б. сатып алына). Килешү нигезендә сез, бала ахырга кадәр лагерьда булу-булмауга карамастан, әлеге чыгымнарны капларга тиеш. Акчаны кире кайтару өчен лагерь җитәкчелеге исеменә гариза язарга кирәк. Документка ялны өзүнең сәбәпләрен раслап, тиешле документлар (мәсәлән, табибтан белешмә) беркетергә дә кирәк булачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре