Covid-19 инфекциясенә антитәнчекләре күп булган һәм прививка ясатырга ярамаган кешеләргә QR-код бирелмәячәк. Бу хакта вице-премьер Ләйлә Фазлыева Министрлар Кабинетында узган брифингта белдергән.
“Антитәнчекләре күп булганнарга Дәүләт хезмәтләре порталында сертификат бирү каралмаган. Шулай ук “медодвод”ка ия булучылар да порталда QR-код алудан мәхрүм”, – дигән вице-премьер.
 Ләйлә Фазлыева басым ясап әйткәнчә, коронавирустан вакцина ясатырга ярамаган кешеләргә, эпидемиологик вазгыятьнең катлаулы булуы сәбәпле, җәмәгать урыннарына барудан баш тарту хәерлерәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез