Газетага язылу

Ләйлә Фазлыева Әтиләр көне белән котлады

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева республика халкын Әтиләр көне белән котлады.

«Кадерле әтиләр! Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне Әтиләр көне белән чын күңелдән котлыйм! Бу бәйрәм үсеп килүче буынны тәрбияләүгә бәяләп бетергесез өлеш кертүчеләргә, гаилә терәге һәм көч, җаваплылык үрнәге булучыларга тирән хөрмәт бердерү», – дип билгеләп үтте ТР вице-премьеры.

«Әти булу – зур шатлык кына түгел, бөек хезмәт тә. Әти балаларына үзенең тормыш принципларын һәм кыйммәтләрен тапшыра, аларны намуслылыкка, хезмәт сөючәнлеккә һәм гаделлеккә өйрәтә», – дип басым ясады ул.

«Хәрби уллар тәрбияләгән әтиләргә аерым рәхмәт сүзләре. Сезнең балаларыгыз, Ватанны саклаучылар юлын сайлап, батырлык традицияләрен дәвам итә. Аларның ныклыгында һәм бурычларына тугрылыгында сезнең ата-ана остазлыгыгыз һәм ватанпәрвәрлек үрнәге чагыла», - дип белдергән Фазлыева.

«Махсус хәрби операциядә катнашучы әтиләргә тирән хөрмәт белән мөрәҗәгать итәм. Сез Россия мәнфәгатьләрен һәм аның киләчәген яклап гаять зур батырлык күрсәтәсез. Гаиләдән еракта булганда да, сез балаларга чын батырлык һәм Ватанга тугрылык үрнәге күрсәтеп, яратучы әтиләр булудан туктамыйсыз», – дип өстәде вице-премьер.

«Кадерле әтиләр! Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм гаилә бәхете телим. Әти зирәклеге һәм рух көче үсеп килүче буыннар өчен маяк булсын, җәмгыятебезнең нык нигезен булдырсын», - дип сүзен тәмамлады Ләйлә Фазлыева.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре