Ләйлә Фазлыева: «Гаилә елы ахырына якынлашса да, гаиләләргә ярдәм күрсәтү төгәлләнми»

Гаилә елы Россиягә хас булган традицион гаилә кыйммәтләрен формалаштыруга һәм саклауга юнәлдерелгән иде. Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Хөкүмәт Йортындагы брифингта шулай дип белдерде.

– Бүген без Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елына якынча нәтиҗәләр ясыйбыз. Гаилә - дәүләтнең, илебезнең нигезе. Бу ел Россиягә хас булган традицион гаилә кыйммәтләрен формалаштыруга һәм саклауга юнәлдерелгән иде, – диде Ләйлә Фазлыева.
Әйтүенчә, быел республикада әлеге ел кысасында меңнән артык чара уздырылган. Массакүләм мәгълүмат чараларында 12 меңнән артык материал әзерләнгән, алар барысы да гаилә кыйммәтләренә һәм гаилә сәясәтенә багышланган иде.

Ләйлә Фазлыева билгеләп үткәнчә, Гаилә елы дәвамында СВОда катнашучыларның гаиләләренә аерым игътибар бирелде.
– Гаилә елы тәмамлана, әмма алдагы елларда да дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының эше гаиләгә, аналарга һәм балаларга, гаилә кыйммәтләренә ярдәм итүгә бәйле булачак, – диде вице-премьер.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре