Россия Социаль фондының Татарстан бүлекчәсе эшен Татарстанның Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева башка бик күп министрлыкларга үрнәк итеп куйды.
– Кешеләрнең мөрәҗәгатенә игътибарлы булсак иде. Социаль фонд кешеләр белән уртак тел табып эшли. Утырышка килгәнче мин мөрәҗәгатьләрне карап чыктым. Анда бер ханым болай дигән: «Ирем белән күптән аерылыштык. Әмма әлегә кадәр паспортыма мөһер суктыра алмыйм. Шуның аркасында икенче мәртәбә кияүгә чыга алмыйча торам». Менә мондый очракта эшне тиз тотарга кирәк, – дип, Ләйлә Фазлыева Татарстанның Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС җитәкчесенә эндәште. – Күп кенә районнардагы Социаль фонд бүлекләрендә кемгә нинди ярдәм тиеш, нинди пособиеләр артканлыгы хакында мәгълүмат юк. Электрон больничныйларга бәйле сораулар да күп.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез