Татарстанда коронавируска бәйле чикләү чаралары гамәлдә калачак. Бу хакта журналистлар белән очрашу вакытында Татарстанның вице-премьеры Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
- Оператив штаб ял итмәячәк, коронавируска каршы тору чаралары дәвам итәчәк һәм чикләү чаралары да гамәлдә булачак, - диде ул. Аның сүзләренчә, оператив штабның социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә "туры эфир"лар да оештырылачак, халык белән эшләү дәвам итәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез