Ләйлә Фазлыева: «Парламентта үз эшен белә торган кешеләр булсын иде»

“ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” телеканалларында “Гаилә белән сайлыйбыз” телемарафонының соңгы сәгатьләре бара. Студиягә янәдән атарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева килде.

Ул “Гаилә белән сайлыйбыз” конкурсында катнашучыларга һәм сайлауга гаиләләре белән килүчеләргә аерым рәхмәтен җиткерде. “Мин берничә сайлау участогында булдым. Без иртә белән генә сайлауга балалар белән килүнең әһәмияте турында сөйләшкән идек. Миңа калса, иртән әйтелгән сүзләр расланды. Әти, әни, бала килеп, үз тавышын биргәннән соң, хис-кичерешләре белән уртаклаша, үзара сөйләшә. Сайлау участокларында олысын да, кечесен дә күреп куандым”, – диде Фазлыева.

Ул 13 сәгатьлек телемарафонның әһәмиятен дә ассызыклады. “Ул Татарстанның матур, күркәм гаиләләргә бай булуын, аларның традицияләргә тугрылык саклавын янә бер кат күрсәтте”, – диде Татарстан вице-премьеры.

Ләйлә Фазлыева Татарстан Парламентының яңа составыннан нәрсә өмет итүе турында да әйтте. “Минем фикер республикада яшәшүче башка кешеләрнең фикереннән аерылыр дип уйламыйм. Татарстан Парламентында һәрвакыт республика файдасына эшләүче кешеләр булды. Киләчәктә дә анда халык фикерен, аның гозерен ишетә белгән кешеләр булыр дип өметләнәм. Дәүләт Советы – хакимиятнең иң саллы органнарының берсе. Ул закон чыгару базасын тәшкил итә. Ниндидер үзгәрешләр таләп ителә икән, парламентта чын мәгънәсендә профессиональ, үз эшен белә торган кешеләр булсын иде”, – диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре