Ләйлә Фазлыева Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева истәлекле дата – Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте, ул үткәндәге фаҗигале вакыйгалар турында тарихи хәтерне саклауның мөһимлеген искәртте.

Фазлыева билгеләп үткәнчә, 30 октябрь – язмышлары чорның рәхимсезлеге белән имгәтелгән гаепсез кешеләрне искә алу көне. Аның сүзләренчә, хәзерге буынның бурычы – репрессияләр турындагы хәтернең юкка чыгуына юл куймау һәм мондый фаҗига беркайчан да кабатланмасын өчен барысын да эшләү.

«Татарстан Республикасы Хәтер китабының 28 томында бер гаепсез килеш репрессияләрдән зыян күргән 54 727 якташыбызның исеме урын алган. Бу саннар гына түгел – һәр фамилия артында вакытсыз өзелгән гомерләр, тормышка ашмаган өметләр тора», – диде Фазлыева.

Аның искәртүенчә, бүген бөтен республикада хәтер акцияләре уза.

«Без һәлак булганнар алдында башыбызны иябез һәм барлык сынаулар аша үтеп кешелек дәрәҗәсен, Ватанга мәхәббәтен һәм рухи көчен саклап калучыларга олы рәхмәтебезне белдерәбез. Сезгә нык сәламәтлек һәм озын гомер телибез», – дип сүзен төгәлләде ТР Премьер-министры урынбасары.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре