Татарстанда хокук бозучы катнашында алты яшүсмер белән фильм төшерәләр. Авторларның максаты – бер ялгыш адымнан яшьләрнең язмышлары ничек җимерелүен күрсәтү.
Бу хакта бүген ТР яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
«Без профессиональ режиссерлар белән бергә фильм төшерү өстендә эшлибез, әлегә аның исемен әйтмим. Без хәзер тикшерү изоляторларында һәм яшүсмерләр колонияләрендә булган яшь егетләрнең җимерелгән язмышлары турында фильм төшерәбез. Эшләрне ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, Россия Эчке эшләр министрлыгының территориаль органнары һәм прокуратура белгечләре белән берлектә башкарабыз, идея авторы – ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева», – диде спикер.
Фильмда алты кеше катнаша, алар барысы да социаль челтәрләр аркасында ялгышкан. «Дошман интернетта утыра, башта барысы да анда була, аннары тормышта», – дип ышандырды Галиева-Мостафина.
Татарстанда террорчылыкка һәм экстремизмга каршы профилактика программасы кысаларында ел саен 500дән артык төрле чара үткәрелә, анда 44 меңнән артык яшь кеше турыдан-туры һәм 1 миллионнан артык кеше онлайн форматта катнаша. Төбәктә бу өлкәдә 13 зур проект гамәлгә ашырыла.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез