Газетага язылу

Ләйлә Фазлыева Татарстан укытучыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева мөгаллимнәрне, мәгариф оешмалары хезмәткәрләрен һәм ветераннарны Укытучылар көне белән тәбрик итте.

«Безнең барыбыз өчен дә бу бәйрәм үзгә бер җылылык һәм эчкерсез рәхмәт хисләре белән тулы. Укытучы кешене юл башында озатып бара, белемгә, һөнәргә, мөстәкыйль тормышка беренче һәм иң мөһим адымнар ясарга ярдәм итә», – диелә котлауда.

Фазлыева Татарстанда Россиядә иң абруйлы педагогик мәктәпләрнең берсе формалашуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, республика укытучылары югары әзерлек дәрәҗәсе белән генә түгел, ә балаларда җаваплылык, туган як мәдәниятенә һәм тарихына хөрмәт тәрбияләргә ярдәм итүе белән дә аерылып тора.

«Нәкъ менә сез, кадерле мөгаллимнәр, республиканың интеллектуаль нигезен булдырасыз, булачак галимнәр, инженерлар, табиблар, мәдәният эшлеклеләрен тәрбиялисез», – дип искәртте Татарстан Премьер-министры урынбасары.

Ул шулай ук Бөтенроссия һәм халыкара олимпиадаларда җиңү яулаган, илнең әйдәп баручы югары уку йортларына укырга кергән Татарстан укучыларының саны артуына игътибар юнәлтте. Фазлыева бу нәтиҗәләрне педагогларның эше һәм республиканың мәгариф системасын үстерү белән бәйләде.

Ул педагогик хезмәт ветераннарына аерым рәхмәт белдерде, аларның Татарстан мәгариф системасы традицияләрен формалаштыруга керткән өлешен билгеләп үтте.

«Барлык укытучыларга нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, яңа уңышлар һәм казанышлар телим! Бәйрәм белән!» – дигән теләкләрен җиткерде Ләйлә Фазлыева.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре