Татарстанда яшәүчеләр беренче көннән үк «кызыл сызык»та үз бурычын үтәүче хәрбиләргә, аларның гаиләләренә ярдәм итә. Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «Җиңү марафонына кушыл!» телемарафонында әйтте. «Татарстанда Җиңүгә үз өлешен кертергә теләүчеләр күп», – диде ул.
Вице-премьер әйтүенчә, СВОда катнашучыларга күп санлы ярдәм чаралары гамәлдә. «Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк гуманитар ярдәм дә җыя башладылар. Бүген СВО зонасына 4 мең тоннадан артык гуманитар ярдәм озатылды. Бу эштә иҗтимагый оешмалар да, үз теләге белән гади халык та катнаша», – диде ул.
Билгеле булганча, бүген «ТНВ» каналында «Җиңү армиясенә кушыл!» дип аталган 12 сәгатьлек телемарафон уза. Трансляция 08:00 – 20:00 сәгатьләрдә була. Шулай ук телемарафонда татарстанлыларга «Безнең Геройлар» циклыннан кинокартиналар һәм журналистларның махсус операция зонасында төшерелгән репортажлары күрсәтеләчәк.
 Махсус операция хәрбиләренең гаиләләре, Россия Геройлары, Татарстан батальоннары сугышчылары үз тарихларын сөйләячәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез