Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышын ачып, тармак хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлады. Россиядә ул 25 мартта билгеләп үтелә.
“Залда утыручыларны Мәдәният хезмәткәре көне уңаеннан котлыйм! Мәдәният ярдәмендә цивилизацияләр ныгый, без алга барабыз. Мәдәният эшлеклеләре һәрвакыт кешеләр һәм цивилизацияләрнең алга таба хәрәкәтенә ярдәм итә”, –дип басым ясап әйтте Фазлыева.
Вице-премьер шулай ук татар опера җырчысы, Россия һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиеваны туган көне уңаеннан котлады. Бүген аның – 70 яшьлек юбилее.
Ләйлә Фазлыева искәртеп узганча, очрашу Бөтендөнья театр көне (27 мартта үткәреләчәк) алдыннан уза.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез