«Сезнең кешелекле булуыгыз, башкаларга ярдәм итәргә ихлас омтылышыгыз һәм актив гражданлык позициягез аерым хөрмәткә һәм олы рәхмәткә лаек», – дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры урынбасары.
«Татарстан Республикасында 5 меңнән артык иреклеләр берләшмәсе уңышлы эшләп килә, аларның гомуми саны 220 меңнән артып китә – алар арасында төрле яшьтәге кешеләр, төрле һөнәр ияләре бар. Волонтерларның Татарстанның иҗтимагый тормышына керткән өлеше елдан-ел арта бара», – дип искәртте ул.
«Сезнең инициативаларыгыз үзара ярдәм рухын үстерүгә булыша, халкыбызның бердәмлеген һәм теләктәшлеген ныгыта. Ил өчен аеруча җаваплы чорда нәкъ менә сез мохтаҗлар өчен терәк булып торасыз. Сезнең фидакарьлегегез һәм ярдәмчел булуыгыз меңләгән кешене игелекле эшләргә рухландыра», – диде Фазлыева.
«Кадерле дуслар, иҗади хезмәтегез һәм игелекле башлангычларыгыз өчен рәхмәт. Сезнең энергиягез, дәрт-дәрманыгыз һәм күңел җылыгыз үзегезгә йөзе белән кайтсын - нык сәламәтлек, бәхет, иминлек алып килсен. Барлык проектларыгызны тормышка ашыруда уңышлар телим. Безнең дөньябызны тагын да яхшыртканыгыз өчен рәхмәт сезгә!» – дип сүзен тәмамлады ТР вице-премьеры.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез