Газетага язылу

Ләйлә Галиева: «Берәр мөселман хатынына гашыйк булып, аерылышсак ярар иде, дия идем»

Җырчы Ләйлә Галиева «ТНВ» телеканалындагы «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында ире Рөстәм Галиевның парын табуына карата фикерен әйткән.

Элеккеге иренең үз парын табуын ул авыр кичермәвен әйткән. 

–  Мин, чынлыкта, бергә яшәгән вакытта да Рөстәмгә дини хатын теләдем. Үзе дингә кереп киткәч, ул мине дә дингә кертергә кертергә тырышты. Миңа калса, дингә килү өчен һәркемнең үз сәгате булырга тиеш. Без барыбыз да шул якка барабыз, ләкин әлегә минем вакытым җитмәде. «Берәр мөселман хатынына гашыйк булып, аерылышсак ярар иде» дигән уйлар килә иде. Әллә Аллаһы Тәгаләнең «амин» дигән вакытына туры килгән? - дип аңа бәхет теләгән Ләйлә Галиева.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре