Ләйсән Гыймаева: "Егетләргә саранлык килешми"

Күп кенә хатын-кызлардан: «Хәзерге заманда юньле ир-ат калмады!» – ише сүзләр ишетергә туры килә. Нинди була соң «юньле» ир-ат? Егетлек – нәрсә ул? Ирләргә нәрсә килешми? Бәйрәм сораштыруы шул хакта.

Ләйсән Гыймаева, җырчы:

– Минем өчен егетлек ул – үзең, кылган гамәлләрең, гаиләң алдында гадел булу. Чын ир-егет үзе өчен генә түгел, гаиләсе, якыннары өчен дә җавап тота белергә тиеш дип уйлыйм. Кирәк вакытта батыр, кирәк чакта юмарт та була белергә кирәк. Принципиальлек, дибез бит, минемчә, ир-егетләр өчен ул аеруча мөһим сыйфат. Үз кагыйдәләреңә таянып, алардан бер адым да читкә тайпылмыйча яши белү мөһим. Ә егетләргә бөтенләй дә килешми торган сыйфатлардан мактану, саранлык һәм сүгенүне атар идем.

https://vatantat.ru/2025/02/163199/

https://vatantat.ru/2025/02/163202/

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре