Җырчы Ләйсән Гимаева Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды. Бу хакта "Татар җыры" фестивалендә билгеле булды.
 
Ләйсән Гыймаева тамашада кызы Таңсылу белән җырлады. Алар чыгышыннан соң алып баручылар Ләйсәнгә Татарстанның атказанган артисты исеме бирелүне игълан итте.
Соңрак бу хакта Ләйсән социаль челтәрләрендәге сәхифәсендә язды:
"Татарстанның атказанган артисты дип игълан иткәч шок хәлендә калдым. Чын... Исем бирелгәнен белмәдем. Булат ахырга чаклы миңа әйтмәгән... Җаным, бәгърем - ЗУР РӘХМӘТ СИҢА!" дигән ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез