Нәрсә бүләк итәргә? Бәйрәмнәр алдыннан бу сорау һәр икенче затны борчыйдыр. Тиздән бәйрәм булуын исәпкә алып, «Ни хәл?» сәхифәсе кунаклары – гүзәл затларыбыздан иң уңышлы һәм уңышсыз бүләкләр турында сораштык.
Ләлә Миңнуллина, Татарстанның халык артисты:
– Бүләккә күмелгән чакларымны бик хәтерләмим, әмма күңел халәтенә туры килгән бүләк алуның ничек рәхәт икәнен беләм. Күбрәк кызым сөендерә мине. Ул биргән һәр нәрсә кадерле! Хатын-кыз булгач, табигать бизәкләре – чәчәкләрне бик яратам. Чәчкәләргә мөкиббән булу каныбызга сеңгәндер инде безнең. Ә менә «Әй, бүген бәйрәм бит әле» дип, әллә кайда аунап яткан әйберне табып бүләк итсәләр, бер дә матур түгел. Андый бүләкләр чын күңелдән бирелми бит.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез