Газетага язылу

Лаостан Казан зоопаркына ике фил баласын алып кайтачаклар

Филләрне Казанга АСЕАН саммитына китереп җиткерергә ниятлиләр.

  Казанга 17-19 июньдә узачак Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН) саммитына гадәти булмаган бүләк тапшырачаклар: шәһәргә Лаостан ике фил баласы кайтарырга тиешләр.

Бу хакта Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин белдергән. Аның әйтүенчә, Лаос президенты Тхонглун Сисулит Владимир Путинга  Россиягә филләр тапшырырга ниятләнүе турында хәбәр иткән. Лаоста фил изге хайван буларак саналып, зирәклек, көч һәм үсешне гәүдәләндерә. Хәзерге вакытта зоопарк белгечләре филләр кайтуга әзерләнү эшләрен  төгәлләп килә. “Казан балаларына, шәһәрдә яшәүчеләр һәм кунакларга бүләк бу.

Хайваннарны алып кайту – тулы бер хәрби операция, бик күп билгесезлекле тигезләмә кебек. Аларны саммит алдыннан яки саммит вакытында алып кайтырга өлгерсеннәр, дигән теләктә калабыз”, – дип билгеләп үткән мэр. Ул шулай ук фил балаларын Казанга тапшыруның зур җаваплылык булып торуын билгеләп үткән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре