Газетага язылу

Лариса Долинаны фатирыннан мәҗбүриләп чыгаралар

Суд приставлары Мәскәүдә җырчы Лариса Долинаны мәҗбүриләп фатирыннан чыгарырга карар иткән.

Торакны яңа хуҗасы – Полина Лурьега җырчының үз ихтыяры белән тапшыру өчен бирелгән 5 көнлек срок чыгуга бәйле бу, дип хәбәр итә “РИА-Новости”.

Суд приставлары күпфатирлы йортка Долинаның фатирдан күченүен һәм торак ачкычын яңа милекчегә тапшыруын күзәтү өчен килгән. Әмма әлегә җырчы үзе дә, Лурье да күренми. Кайбер мәгълүматларга караганда, артист чит илдә ял итә. Сатып алучы мәнфәгатьләрен адвокаты кайгырта.

Долина, аның кызы һәм оныгы Хамовники районындагы фатирында пропискадан төшкән. Приставлар фатирда җырчының әйберләре калу-калмавын тикшерә, дип хәбәр иткән Лурьеның адвокаты. 12 гыйнварда әлеге адвокат артистны фатирдан мәҗбүриләп чыгару турында эш кузгатуны сораган. Шул ук көнне федераль суд приставлары хезмәте Долинага ачкычын үз ихтыяры белән тапшыру өчен 5 көн биргән.

Исегезгә төшерәбез: узган елның җәендә Долина мошенниклар корбаны булуы белдергән иде. Тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча, аферистлар берничә ай буе җырчыны акчасын “имин счетларга” күчерергә, соңыннан Мәскәү үзәгендәге фатирын сатарга күндергән. Хокук саклау органнары мәгълүматларына караганда, алыш-бирештән кергән акча курьерга тапшырылган. Әлеге эш буенча гомуми зыян күләме кимендә 317 миллион сум тәшкил иткән. Долина фатирын Лурьега 112 миллион сумга саткан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре