Газетага язылу

Лавров «Казанфорум-2026»да ислам илләренең яшь дипломатларын сәламләде

Дустанә Ислам цивилизациясе дәүләтләре белән үзара файдалы элемтәләрне ныгыту, шулай ук аларны берләштерүче Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән диалогны алга этәрү Россиянең тышкы сәясәтендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Бу хакта Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров "КазанФорум-2026" кысасында узучы Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре яшь дипломатларының X форумында катнашучыларны сәламләвендә белдерде.

"Безнең арада тотрыклы, конструктив сәяси диалог җайга салынган. Икътисадта, мәдәнияттә, мәгарифтә, фәндә хезмәттәшлек актив үсә. Безнең халыклар арасында дуслыкны, ышанычны һәм үзара аңлашуны саклауга сезнең форум үз өлешен кертә, анда катнашучыларның географиясе киңәя бара", - диде ул. 

Сергей Лавров фикеренчә, хәзерге вәзгыятьтә ислам дөньясының бердәмлеген тәэмин итү аеруча зур әһәмияткә ия. Гуманитар һәм цифрлы дипломатиянең мөмкинлекләрен куллану юллары турында фикер алышу да кирәк, дип өстәде ул.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре