Бүген ЛДПР партиясенең Татарстан бүлегеннән Руслан Йосыпов республика Үзәк сайлау комиссиясенә Татарстан Республикасы Рәисен сайлауларда үзен кандидат буларак тәкъдим итеп, документлар тапшырды.
Чарада Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев һәм ТР Үзәк сайлау комиссиясенең республика Рәисе сайлауларында кандидатларның документларын кабул итү буенча эш төркеме әгъзалары катнашты.
"Барысы да закон кысаларында, катгый рәвештә сайлауларның календарь планы буенча ачык һәм хәбәрдар. Татарстан Рәисе сайлауларында кандидатлар тәкъдим итү этабы дәвам итә. Кандидатлар республика Үзәк сайлау комиссиясенә тәкъдим итү өчен документлар тапшыра. Безнең бурыч – аларның һәркайсына сайлау кампаниясендә катнашу өчен тигез мөмкинлекләр бирү. Татарстан Республикасы Рәисен сайлауларда тәкъдим итү этабы 11 июльдә 18 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Ышанам, алда кызыклы, конкурентлы сайлау кампаниясе", - дип билгеләп үтте республиканың Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
Исегезгә төшерәбез, 23 июньдә, ЛДПР төбәк бүлегенең чираттан тыш конференциясендә Руслан Йосыпов 14 сентябрьдә узачак Татарстан Республикасы Рәисе сайлауларына кандидат буларак тәкъдим ителде.
Моңа кадәр «Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге республиканың гамәлдәге башлыгы Рөстәм Миңнехановны Татарстан Рәисен сайлауга кандидат буларак тәкъдим итте. Бу хактагы карарны төбәк бүлегенең XXXVIII конференциясендә кабул иттеләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез