ЛДПРның Татарстандагы төбәк бүлеге координаторы Владимир Сурчилов: Сайлау тыныч узды

Быелгы сайлау кампаниясе тыныч, хилафлыкларсыз узды.
ЛДПРның Татарстандагы төбәк бүлеге координаторы Владимир Сурчилов республикадагы өч көнлек тавыш бирүне шулай дип бәяләде.

- Кандидатлар тарафыннан да провокация дип танылырлык гамәлләр булмады, барлык кандидатлар үзләре өчен агитация ясады, көрәшү булмады. Сайлаучы да үз программалары ярдәмендә файдалы гамәлләр кылуын ышандыра алган кандидатны сайлый, - диде ул.

Сурчилов халыкның сайлауга килү күрсәткечен дә югары бәяләде.

- Бу Идел буе федераль округындагы иң югары күрсәткечләрнең берсе. Бу инде халыкның сайлауда теләп катнашуы турында сөйли. Алар үз тавышларының нәрсәгә дә булса йогынты ясавына ышана, - диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

сайлау сайлаулар Сайлау-2021

Көн хәбәре