Бу хакта “ТАСС” адвокат Максим Пашков мәгълүматларына таянып яза. Пашков аның үлемен адвокатлар бергәлеге өчен зур югалту буларак атап үткән. Падва бизнесмен Алишер Усманов, актер Владислав Галкин кебек бик күп танылган кешеләрнең адвокаты булган. Шулай ук Россиянең һәм чит илләрнең зур компанияләре мәнфәгатьләрен яклаган. Россиянең атказанган юристына 95 яше тулырга берничә көн генә калган булган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез