• Фото: Мэриянең матбугат хезмәте

Лениногорскида Россия Герое Дамир Исламовка мурал барлыкка килде

Лениногорскида батырлык һәм кыюлыкның яңа символы — Россия Герое Дамир Исламовка мурал барлыкка килде. Чара «Геройлар йөзе» федераль проектының «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырыла. Бу хакта «Заман сулышы» яза.

Тантаналы ачылышта Марат Гирфанов, геройның сеңлесе Регина гаиләсе белән, яшь армиячеләр катнашты.

Монументаль эш Чайковский урамындагы 18 нче йортның фасадына урнаштырылган. чарада Дамир Исламовның батырлыгы турында тагын бер кат искә төшерделәр.

Шулай ук бу көнне Дамир Исламов исемендәге 6 нчы мәктәп территориясендә урнашкан һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

Гвардия өлкән лейтенанты, танк взводы командиры Дамир Исламов махсус хәрби операциядә тиңдәшсез батырлык күрсәтеп һәлак була. Офицерга үлгәннән соң Россия Герое исеме бирелде.

«Геройлар йөзе» федераль проекты балаларда һәм яшүсмерләрдә Ватан тарихына, илебезнең героик үткәненә һәм бүгенгесенә, шулай ук хәрби хәрәкәтләр һәм фидакарь хезмәт геройларына ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән. Мисал итеп Бөек Ватан сугышы ветераннарын, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларны, хезмәт ветераннарын, шулай ук күренекле тарихи һәм фәнни шәхесләрне илһамландыручы образлар китерелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре