Лениногорскидагы «С любовью и молитвами» волонтерлар төркеме махсус хәрби операция зонасына 68нче гуманитар йөкне җибәрде. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Розалия Мостафина яза.
Алгы сызыкка гуманитар ярдәмне Лениногорскидан «Камаз» һәм «Борзый» кушаматлы хәрбиләр алып барачак. Гуманитар йөк Рубежное һәм Кремен юнәлешләренә, Херсон юнәлешендәгеләр өчен билгеләнгән, шулай ук бер өлеше Донецк юнәлешендәге госпитальгә китереләчәк.
Лениногорскидагы «Ярату һәм догалар белән» волонтерлар төркеме хәрбиләребезне кайгыртуны дәвам итә. Төркемдәгеләр тырышлыгы белән менә 68нче гуманитар йөк китте.
«Һәрбер битараф булмаган шәһәр һәм район халкына даими һәм ихлас ярдәм өчен чын күңелдән олы рәхмәтебезне белдерәбез. Бу юлы ярдәм җибәрүдә Зәй-Каратай авылы волонтерлары, шулай ук «Светофор» кибете актив ярдәм итте. Хәрбиләргә нәрсә җибәрербез икән дип уйлап торган идек, гуманитар ярдәм 27 августта китә дип хәбәр итүгә бик күп әйберләр җыелды. Халык битараф түгел. Әлбәттә, безнең төркемдәге уңган хатын-кызларыбыз да өлеш кертте, алар шулай ук күп итеп камыр ризыклары пешерде», – ди волонтерлар төркеме җитәкчесе Эльмира Уламасова.
Бу юлы хәрбиләр өчен иң кирәкле әйберләр: 9 маскировка челтәре, дарулар һәм медикаментлар, өйдә пешерелгән ризыклар, автомашина тәгәрмәчләре өчен резина, автомай һәм хәтта тузан суырткыч китте.
«Камаз» кушаматлы хәрби дә лениногорскилыларга рәхмәтен җиткерде:
«Гуманитар ярдәм безгә бик тә кирәк. Лениногорскидан өлеш кертүче һәркемгә рәхмәт. Минем әни – Любовь Исайкина – әлеге төркемнең волонтеры. Әни белән горурланам. Махсус хәрби операциягә ярдәм итеп торуы өчен аны хәрбиләр медаль белән дә бүләкләделәр. Безнең полкка тагын Пермь, Красноярск шәһәрләреннән ярдәм килә», – ди хәрби.
Ул туганыннан Тольяттидан «УАЗ Патриот» машинасы сатып алган, чөнки фронтта транспорт бик тә кирәкле, ди.
Ә «Борзый» кушаматлы хәрби үз хисабына «12нче» модельле машина алган.
«Маскировка челтәрләре кирәк иде, менә волонтерлар челтәрләр үргән, биреп җибәрәләр, рәхмәт үзләренә. Хәзер иптәшләргә барысын да исән-сау алып барып җиткерергә кирәк», – диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез