2026 елга һәм 2027 һәм 2028 елларның план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон проекты Дәүләт Советына кертелде. Якын арада документ профильле комитетларга карауга тапшырылачак, һәм парламентта алдагы өч еллык чорга республиканың төп финанс законы буенча киң фикер алышу башланачак.
«2026 елга һәм 2027 һәм 2028 елларның планлы чорына бюджет Дәүләт Советына керде, һәм бүген без аны анализлыйбыз, – дип билгеләп үтте Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин журналистлар белән әңгәмәдә, – тәкъдим ителгән бюджет проектын оптималь дип бәялибез».
Леонид Якунин республиканың төп финанс законында киләсе елга планлаштырылган керемнәрнең агымдагы елның беренче планы белән чагыштырганда югарырак булуына басым ясады. «Бюджет балансланган, планлаштырылган керемнәр агымдагы елның беренчел раслау дәрәҗәсеннән артып китә һәм 498 млрд сум тәшкил итә, ә чыгымнар 512 млрд сум күләмендә каралган, дефицит 13 млрд сумнан аз гына артыграк тәшкил итә, – дип белдерде профильле комитет башлыгы. – Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бу саннар бераз соңрак бүленәчәк өстәмә федераль акчаларны үз эченә алмый. Моннан тыш, без ел дәвамында, кагыйдә буларак, өстәмә керемнәр керүен күрәбез».
Алдагы чорга республика бюджеты үзенең социаль юнәлешен һәм программа юнәлешен саклап кала. «Бюджет турындагы законда каралган иң мөһиме нәрсә – ул барлык социаль йөкләмәләрне үтәү, шул исәптән бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең хезмәт хакларын арттыру, – дип билгеләде Ленид Якунин. – Гомумән алганда, киләсе елга ТРның төп финанс документында хезмәткә түләү фонды 1 трлн 472 млрд сумга җитәчәк. Бу шактый зур сумма, үз чиратында ул салым түләүләре чыганагы һәм республика бюджетын тулыландыруга сизелерлек өлеш кертәчәк».
Леонид Якунин әйтүенчә, алдагы чорда шулай ук махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү дәвам иттереләчәк.
Салым һәм бюджет законнарына килгәндә, Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе билгеләп үткәнчә, үзгәрешләр чыннан да бар. Аерым алганда, хезмәт өчен түләүнең минималь күләме (МРОТ) арта, шулай ук өстәлгән бәягә салым (НДС) ставкаларына һәм салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча салым түләү тәртибенә төзәтмәләр кертелгән.
Республика бюджетын Дәүләт Советына кертү федераль бюджетны Дәүләт Думасына кертү белән бер үк вакытта булды. Комитет рәисе фикеренчә, кичә РФ ФС Федерация Советында каралган федераль бюджетның ике өстенлекле юнәлеше бар: махсус хәрби операциягә ярдәм итү һәм гражданнар алдында барлык социаль йөкләмәләрне үтәү.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кертелгән бюджет турындагы закон проекты рус һәм татар телләрендә тәкъдим ителгән. Документ барлыгы 4 474 биттән тора.
15 октябрьдә Дәүләт Советында Парламент тыңлаулары узар дип планлаштырыла. Моңа кадәр, 10 октябрьдә муниципалитетлар белән республика киңәшмәсе узачак (ВКЭ режимында). 15 октябрьгә кадәр республиканың төп финанс законы проектын профильле юнәлешләр буенча барлык парламент комитетларында карарга планлаштыралар, ә аннары 21 октябрьдә Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында бюджет буенча җыелма бәяләмә биреләчәк. Мондый җентекле фикер алышудан соң бюджет турындагы закон проекты өч укылыш процедурасын узачак.
2026 елга һәм 2027-2028 елларның план чорына Татарстан бюджеты турындагы закон проекты якын арада Дәүләт Советының рәсми сайтында урнаштырылачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез