Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова республика өчен көн кадагында торган кайбер сорауларга җавап бирде. Сүз иреклеләр батальоны, Алафузов театрындагы янгын, Энгель Фәттаховның яңа вазыйфасы һәм башкалар турында булды.
Билгеле булганча, Татарстанда «Алга» һәм «Тимер» иреклеләр хәрби батальоны барлыкка килде. Яңалары булырмы? Казан Кремлендә шуңа ачыклык керттеләр.
– «Алга» һәм «Тимер» батальоннары ирекле кешеләрдән төзелде. Минем аңлавымча, аны оештыру теләге белән махсус мөрәҗәгать иттеләр. Республика җитәкчелеге оештырырга кирәк дип өндәп йөрмәде. Бу – күңел кушуы, битараф булмаган кешеләрнең теләге, – диде Лилия Галимова. Яңа батальоннар барлыкка килсә, халык ишетми калмас, дип тә өстәде.
Күптән түгел Алафузов театрында чыккан янгын да тынгы бирми. Биредә «Созвездие – Йолдызлык» хәрәкәте дә урнашкан иде. Төзекләндерү күпмегә төшәчәк?
– Бу төзекләндерү – таләп ителгән корылма гына түгел, ә, иң элек, билгеле бер статусы булган объект та. Аңа карата таләпләр дә башка. Төзекләндерү күпмегә чыгачагын Мәдәният министрлыгыннан сорарга кирәк, – диде Лилия Галимова.
Журналистлар Актанышның элеккеге башлыгы Энгель Фәттаховның киләчәге турында да сорашты. Ул нинди вазыйфада калыр? Лилия Галимова күрәзәчелек белән мавыкмаска кушты. Һәрхәлдә, республикадагы төрле дәрәҗәдәге вазыйфаи билгеләнүләр турында халык белми калмас иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез