Журналистлар белән брифинг вакытында, Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиевның хәлләре турында да сөйләде. Билгеле булганча, иртәгә Минтимер Шәймиев 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк.
- Ул үзен бик яхшы хис итә, күптән түгел аның янына бардык, без бик озак сөйләшеп утырдык. Ул "Яңарыш" фонды, "Адымнар" комплексы кысаларында эшчәнлеген дәвам итә. Кремльдә уза торган киңәшмәләргә дә йөри, - диде Лилия Галимова. - Буш вакытында ул урамда йөрергә ярата. Көн саен урманда 7 чакрым җәяү уза. Аның әле эте дә бар. Исеме - Маһмай. Минтимер Шәймиев актив тормыш рәвеше алып бара.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез