Лилия Галимова: "Президент "Рубин" уенына бәя бирми"

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Рубин" футбол клубының уенына бәя бирмәячәк. Бу хакта аның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтте. Исегездә булса, Казан клубы премьер-лигадан төшеп калды. Соңгы уенда ул "Уфа"га җиңелде.

- Татарстан Президенты аерым клубны алып, аңа анализ ясап, бәя бирүче түгел. Команданың уенына төп бәяне җанатарлар бирә, - диде Лилия Галимова. - Башка сорауларны исә клуб җитәкчелеге, аның спонсоры хәл итә.

https://vatantat.ru/2022/05/82703/

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре