Газетага язылу

Лилия Маврина: «КазанФорумда катнашучылар саны елдан-ел арта»

«Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» 17нче мәртәбә үткәрелә һәм елдан-ел аның популярлыгы арта бара. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Секретаре, оператив штаб әгъзасы, форумда катнашучыларны аккредитацияләү буенча эш төркеме җитәкчесе Лилия Маврина журналистлар белән аралашканда белдерде. Аның әйтүенчә, быел федераль статуска ия чарада 13 меңнән артык кунак катнаша.

 «Шуны билгеләп үтәсем килә, катлаулы геосәяси вәзгыятькә карамастан, шул исәптән Ислам дөньясы илләрендә, Казанфорумда узган елга караганда меңгә якын кешегә күбрәк катнашты. Димәк, форум белән кызыксыну елдан ел арта бара», – диде Лилия Маврина.

Дәүләт Советы Секретаре сүзләренә караганда, « Россия – Ислам дөньясы: Казанфорум» форумына 18 мең кеше аккредитация алган. «Бу эшлекле программада катнашучылар гына түгел, алар монда 13 мең, – диде Лилия Маврина.  – Бу әле форумның эшен бик югары дәрәҗәдә тәэмин итүчеләр дә. Бу – күргәзмәдә үз экспонатларын тәкъдим итүчеләр дә, туклануны оештыручы персонал да, волонтерлар да. Форум – ул аралашу һәм эшлекле өлеш кенә түгел, гомумән алганда, монда булган һәркемгә үзен уңайлы шартларда, өйдәге кебек хис итәргә мөмкинлек бирә торган зур нәни бер тормыш».

Парламентарий шулай ук Казан форумы кырларында инвестиция һәм инфраструктура проектларының халыкара күргәзмәсе – Russia & Islamic World Cooperation Expo узуын искәртте. «Форумның теләсә кайсы катнашучысы капитал салуны таләп итә торган проектлар белән таныша, потенциаль инвесторлар таба ала, – дип сөйләде журналистларга Лилия Маврина. – Форумда шактый күп санда бизнес вәкилләре катнаша, Россиянеке генә түгел, чит илнеке дә. Безнең форум мәйданчыкларында барлыгы 97 ил тәкъдим ителгән,  һәм делегация вәкилләре алга таба гамәлгә ашыру өчен теләсә-кайсы  проектны сайлый ала. Ягъни, бу стартаплар өчен бизнес-фәрештә булу».

Лилия Маврина шулай ук бу көннәрдә «Россия – Ислам дөньясы: КазаньФорум» халыкара икътисадый форумы кырларында узган «Хатын-кыз карашы» трегы эшенә йомгак ясады. «Быел бик дәрәҗәле халыкара хатын-кызлар составы җыелды, сессияләрдә актуаль темалар күтәрелде. Трекның мактаулы кунагы «Кол хатын Изаура» телесериалында төп рольне уйнаган Луселия Сантос булды. Аңа зур игътибар бирелде, күпләр аңардан автограф алды. Зур булмаган серне ачам, киләсе елга да шундый күренекле шәхесне чакырырга ниятләп торабыз».

Лилия Маврина Казанфорумны оештыруга катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерде. «Мин форумны оештыру буенча оператив штаб составына керәм, – диде Дәүләт Советы Секретаре. – Һәр деталь көндәлек утырышларда каралды, һәм без барлык мәсьәләләрне дә бик оператив хәл иттек, чөнки мондый мәсьәләләрдә вак-төякләр булмый. Мин аккредитация өчен җавап бирәм, бүгенге көндә әлегә бер генә шикаять тә юк, булмас дип өметләнәбез. Аккредитация үзәкләрендә эшләгән барлык яшьләргә зур рәхмәт әйтәсем килә, алар – иртәнге 8 дән кичке 8 гә кадәр зур киеренкелектә эшләгән, килгән барлык мәсьәләләрне оператив хәл итеп барган операторлар».

Лилия Маврина «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» кысаларында оештырылган мәйданчыкларның югары дәрәҗәдә куркынычсызлыгына аерым игътибар бирде. «Чарада катнашучыларның барысын да эш белән тәэмин итү өчен күп санлы куркынычсызлык хезмәтләре һәм эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре җәлеп ителгән. Рөстәм Миңнеханов һәрвакыт иң мөһиме – форумда катнашучыларның иминлеген тәэмин итү булуына басым ясый», –  дип белдерде Лилия Маврина.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре