Узган елны илдә 1,57 миллион җиңел машина сатылган. Соңгы биш елның иң зур күрсәткече бу. Танылган кешеләрдә беренче машиналарыннан ниндирәк хатирә калды икән?
Линара Батталова, җырчы:
– Беренче машинам «Geely»ны күптән түгел генә алдык. Моңа кадәр иремнең машинасында йөри идем. Рульдә йөргәнемә – 16 ел, ерак юлларны бик яратам. Бик сак һәм тәртипле йөрим, юл һәлакәтенә бер генә тапкыр очрадым. Анысы да минем гаеп белән булмады.
Машина йөртү таныклыгына укыганда, күңелсез хәл булды. Бик тәрбиясез һәм юньсез инструкторга юлыктым. Машина йөртергә өйрәткәндә, ул миңа бәйләнде. Ирем Маратка әйтеп, аны бераз куркытып аласы булды. Көч-хәл белән укып бетергәнем исемдә калган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез