Газетага язылу

Линдси мәңгелек түгел

Бу юллар язылганда (дүшәмбе иртәсендә), Якын Көнчыгышта яңадан сугыш давылы котырына. Инде дүртенче тәүлек АКШ хәрбиләре Иран шәһәрләрен, портларын, инфраструктурасын утка тота. Вазгыять Иранның Һүрмүз бугазын Оман коридоры аша үтәргә теләгән коммерция корабларына һөҗүм итүеннән соң катлауланды. «Ватаным Татарстан» һәрвакыт әйтеп килде: Якын Көнчыгыш турбулентлыгы тиз генә туктала торган түгел. АКШ–Иран меморандум имзалап, 60 көнгә тынычлык игълан иткәннәр иде. Күрәбез: алты атнага да чыдый алмадылар. Җеп очлары чуалып беткән хәзерге вазгыятьтә кем гаепле, кем хаклы дигән сорауга җавап бирүне үз өстебезгә алмыйбыз. Вакыйгаларның үсеш динамикасын гына күзәтәбез. Хәлләр исә озак сроклы перспективада шулкадәр кискенләшер: Якын Көнчыгышны зур фетнә давылы каплап алуын күрербез.

Агымдагы вазгыять шундый: яклар бер-берсенә канлы җәрәхәтләр ясыйлар. Америка һөҗүмнәренә җавап итеп атылган Иран ракеталары һәм дроннары Бәһрәйн, Кувейт, Иорданиядә шартлыйлар. Иран разведкасы әле генә Кувейттагы Америка ракеталары ATACMS һәм PrSM складлары шартлатылуын хәбәр итте. Американың Иорданиядәге MQ-4C Triton пилотсыз очкычлары ангары да җимерелгән. Катар һәм Бәһрәйндагы базаларда да зур югалтулар бар. Кувейттагы АКШ базасына һөҗүмнән соң исән калган алты америкалы хәрби командованиенең тиешле саклык чараларын күрмәвен әйтәләр. The Washington бу базага һөҗүмдә 6 сугышчы үтерелде, 30 дан артыгы яраланды дип хәбәр итә.

Әлегә Израиль сугышка катнашмый, әмма андагы «эт»ләр инде кушылуны яклап өрәләр. АКШ ягы һөҗүмнәрнең яңа куәтле дулкынын башлавын хәбәр итә.

Вакыйгалар никадәр драматик рәвештә үсмәсен, нефть бәясе артык югары сикерми. Үсүен бераз үсте инде ул, әмма баррель әлегә 80 долларга да җитмәде. Сугышның чын сәбәбен аңларга булыша бу факт. Глобаль икътисад зур турбулентлык зонасына кереп бара. Фарсы култыгында без шуның кайтавазын ишетәбез. 

Вакыйгалар шулай кызганда, алар учагына ут өстәүче актив АКШ сәясәтчесе, республикачы сенатор Линдси Грэм (Россиядә экстремист дип игълан ителгән) көтмәгәндә җан тәслим кылды. Израильнең һәм Украинаның якын дусты, Россиягә каршы «җәһәннәм санкцияләре» авторы бик актив эшчәнлек алып барган хәлдә аякларын сузды. Аның үлеме шулкадәр көтелмгән булды. Трамп: «Мин Линдси мәңге яшәр дип уйлаган идем», – дип үзенең ахмакларча шаккатуын белдерде. Американың сәяси кырында бер ерткыч кимү әллә ни зур үзгәрешләргә китермәс китерүен, әмма сиончылар бу уңайдан траурда.

                           

   

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре