Сигез тапкыр «Алтын туп» иясе Лионель Мессиның әтисе Хорхе Месси 68 яшендә вафат булган. Бу хакта Аргентинадагы Infobae басмасы хәбәр итә.
Хорхе Месси 7 августта Аргентина вакыты белән 22:00дә Росариодагы клиникаларның берсендә үлгән. Ул бер көн элек хастаханәгә китерелгән булган һәм соңгы вакытта җитди авыру белән көрәшкән. Үлем сәбәбе әлегә ачыкланмаган.
Хорхе Месси улының әтисе генә түгел, ә аның карьерасы дәвамында эшләрен алып барган агенты да булган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез