Липатов: "Казан вертолет заводы"на югары квалификацияле белгечләр җитми

Мәйданы - шул ук, ярминкәсе - яңа. Бүген Казанның Ямашев урамында урнашкан язгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе мәйданында вакансияләр ярминкәсе дә узды. Биредә "Казан вертолет заводы" һәм "Казан дәүләт дары заводы" оешмалары эш урыннары тәкъдим итте.

Иртәнге якта яңгыр сибәләп тору сәбәпле, халык ярминкәдә күп түгел иде. Оешма вәкилләре аларга белешмәлекләр таратты, кызыксынган кешеләрнең сорауларына җавап бирделәр.

"Вертолеты России" холдингының "Казан вертолет заводы"ның директор урынбасары Николай Липатов сүзләренчә, "Казан вертолет заводы" 5, 5 мең кешегә эш урыннары тәкъдим итә.

- Бүген бездә заказлар күп, шуңа күрә үзебезнең коллективка югары квалификацияле белгечләрне көтеп калабыз. Безгә токарьлар, фрезеровщиклар, буяучылар, механик җыючы цех слесарьлары, программалы идарә итүле станок операторлары, электр газ-эретеп ябыштыручылары, җыючы-ябыштыручылар кирәк, - диде.

Аның сүзләренчә, төп эшчеләрнең хезмәт хаклары аена 100 мең сум тирәсе чыга. Моннан тыш, аларга шактый саллы социаль пакет тәкъдим ителә. Әйтик, торак программасында катнашу, медицина тикшеренүе (анализлар тапшыру, терапевт һәм тар белгечлек табибларыннан консультация, стоматолог), уку-укыту һәм үсеш программалары, спорт белән шөгыльләнү һәм фитнес-клуб абонементларын компенсацияләү.

- Бүген "Казан вертолет заводы" - югары хезмәт хакы алып эшләү урыны, кызыклы эш, даимилек һәм социаль гарантияләр. Бездә эшләүчеләрнең 30 % күбрәге - 35 яшькә кадәрге яшьләр. Эшчеләрнең уртача яше елдан-ел кими. Безнең предприятиедә хәзер ахыргы җыеп бетерү һәм механик җыю цехларының яңа корпуслары төзелә. Шулай ук төрле юнәлештәге эшче белгечлек алырга мөмкин булган җитештерү-белем бирү үзәге төзелә, - диде Николай Липатов.

Кыскасы, бүген эш эзләүче кешеләрнең иң уңайлы шартларда уку һәм эшләү мөмкинлеге бар. Предприятиедә персоналларны укыту һәм кабаттан укыту программалары бар. Цех укучыларына 3 һәм 6 айдан соң разряд билгеләнә. Укучылар аена 45 мең сум акча ала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре