Газетага язылу

Лисичанск балалары Татарстанга сәфәрләреннән соң күргәзмә оештырды

Яз көне Лисичанск сәнгать мәктәбендә укучылары Татарстанда булдылар.

Балалар Биектау районындагы «Добрый» лагеренда ял иттеләр, Казанга барып кайттылар, Н. И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында булдылар.

Сәфәр вакытында рәсемнәр һәм фотосурәтләр ясадылар. Лисичанскига кайткач, укучылар педагоглар белән бергә сәфәрләре турында күргәзмә оештырырга булдылар. Алар эшләрне җәйге каникул вакытында әзерләгәннәр.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков һәм Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов белән очрашуда балалар Казан һәм Татарстаннан алган тәэсирләреннән соң туган картиналар һәм рәсемнәрне тәкъдим иттеләр.

"Балаларның хис-кичерешләре, аларның күзләре алдамый. Татарстанга барудан алган шатлыкны, әлбәттә, яшереп булмый. Хәтта алар хәзер яши торган катлаулы шартларда да балалар бала булып кала. Игелек, шатлык, энергия белән тулган бу күзләрне күрү бик күңелле. Әлеге сәнгать мәктәбе педагогларын аерым билгеләп үтәсем килә. Аларның башкарган гамәлләре бик кыйммәт тора. Бу катлаулы хәлдә алар балаларга белем генә бирми, ә рухи яктан да аларның үсешенә, иҗатына зур өлеш кертәләр», — дип билгеләп үтте Сергей Демидов.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре